Агымдагы елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе көне узды.

2023 елның 3 феврале, җомга

Семинар-киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башлыгы И.Г. Нуриев, Арча районы мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының территориаль профсоюз оешмасы рәисе, район профсоюзлары оешмаларының координация советы рәисе В.В. Харисов, шулай ук районның беренчел профсоюз оешмалары рәисләре, районның кадрлар эше, хезмәтне саклау, юридик хезмәтләр белгечләре катнашты. Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Т.Ю. Васильева, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең баш техник хезмәт инспекторы И.В. Андина, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе Хезмәт хокук инспекторы Г.Т. Мингалиева Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе эшчәнлегенең агымдагы һәм перспектив бурычлары белән таныштырдылар, хезмәтне саклау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләргә һәм үзгәрешләргә, хезмәт законнарындагы яңалыкларга тукталдылар. Чара район профсоюзларының актив хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International