Район Советының чираттан тыш утырышы

2023 елның 4 феврале, шимбә

Район Советының чираттан тыш 26нчы утырышы узды.

Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.

Анда район Советы карарларына, илдә кабул ителгән кануннар белән тәңгәлләштерү максатында, үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды. 

Соңыннан район башлыгы Илшат Нуриев озак еллар намуслы хезмәте өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗановка Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтен тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International