Арчада ТРның профсоюзлар федерациясе көне

2023 елның 4 феврале, шимбә

Район хакимиятенең актлар залында семинар-киңәшмә буларак үтте ул.

Анда башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре, эш бирүчеләр вәкилләре, кадрлар эше, хезмәтне саклау, юридик хезмәтләр буенча белгечләр катнашты. Казаннан Татарстан Республикасы профсоюзлары федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева, ТРның проф-союзлар федерациясе бүлек җитәкчесе – баш техник хезмәт инспекторы Ирина Андина, ТРның профсоюзлар федерациясе бүлек җитәкчесе – хезмәтнең хокуклар инспекторы Гүзәл Мингалиева кайтты. Киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Татьяна Васильева район башлыгы Илшат Нуриевны профсоюзлар белән үзара килешеп эшләгән өчен ТР профсоюзлар федерациясенең “Социаль партнерлык өчен” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләде.

Семинар-киңәшмә файдалы булды. Казаннан кайткан белгечләр хезмәтне саклау, хокуклар һәм башка әһәмиятле мәсьәләләр буенча яңалыкларны, тиешле таләпләрне аңлаттылар. Иң мөһиме – сәламәтлек. Һәркем медицина диспансерлаштыруы үтәргә тиеш. Әмма хезмәтең буенча ел саен таләп ителә торган медицина тикшерүен үтсәң дә, диспансерлаштыруны да онытмаска кирәк. Болар икесе ике төрле таләп. Укыту-тәрбия эшен башкаручы педагогларга мәҗбүри медицина каравы үткәндә психиатр табибында булсаң да, махсус психиатрик тикшерүе үтү сорала. Бу яңалык. Мәҗбүри психиатрик тикшерүе турындагы РФның Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы (№342) 2022 елның 1 сентябреннән көченә кергән. Үтмәсәң – штраф.

Эш урыннарына видео-күзәтү урнаштыру, аның бәхәсле мәсьәләләрне ачык-лау буенча файдасы турында да сүз булды. Хезмәт кешесе үзе теләгән вакытта чираттагы ялга чыга ала. Хезмәткәр, әгәр дә ял көннәрендә, төнге сменага эшкә чыгудан баш тарта икән, җитди сәбәпләр (инвалид, 14 яшькә кадәр баласы булган ялгыз әниләр яки әтиләр, инвалид баласы булганнар, 18 яшькә кадәрле күп балалылар һ.б.) булмаса, аны эштән чыгарырга да мөмкиннәр.

Семинар-киңәшмә әнә шундый әһәмиятле мәсьәләләр турында аңлату-сөйләшү белән барды. Сораулар да булды. Мәсәлән, Казанда психиатрик тикшерүе кайда үтәргә була? Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов: “Без бу мәсьәләне белешеп, төгәл адресны башлангыч профсоюз оешмаларына хәбәр итәрбез”, – диде.

Ахырдан ТРның профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисовка ТР профсоюзлар федерациясенең Рәхмәт хатын тапшырды. Татьяна Юрьевна шулай ук профсоюз активистларын да бүләкләде: “Арча АТПсы” ширкәте башлангыч профсоюз оешмасы рәисе, бухгалтер-икътисадчы Илһамия Таҗиевага, Арча сәнгать мәктәбе укытучысы, район мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасы рәисе Наилә Дәүләтшинага, Арча үзәк китапханәләр системасында комплектлау бүлеге җитәкчесе, район мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасы казначее Гөлгенә Хәсәновага Мактау грамоталары тапшырды.

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International