Ихтирамга лаек кеше сез!

2023 елның 4 феврале, шимбә

Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Әдһәм улы Гайфуллинга 50 яшь

Әгъзәм Әдһәмович, сез үзегезнең язмышыгызны авыл тормышы белән бәйләп, чын күңелдән халыкка хезмәт итәсез!

Кеше язмышына битараф түгелсез. Кемне кабул итсәгез, кем янына барсагыз да, кул биреп күрешеп, хәл-әхвәлләрен белешеп, кирәк чакта киңәшләр биреп, авыл халкы арасында чын-чынлап зур ихтирам казандыгыз. Җитәкче булып кайда эшләсәгез дә, эшегезне намус белән, җиренә җиткереп, үзегезгә генә хас булган җаваплылык тоеп һәм югары осталык белән башкарасыз.

Әгъзәм Әдһәм улы Шурабаш авылында туган һәм шунда гомер итә. Гаиләдә бердәнбер ир бала буларак, туган нигездә төпләнеп кала. Әтисе Әдһәм абый һәм әнисе Мөршидә апа – колхозчылар. Бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Әгъзәм икенче бала булып дөньяга килә. Тәртипле, тырыш бала булып үсә. Шурабаш мәктәбен көмеш медальгә тәмамлый. Шул ук елны Казан химия-технология институтына укырга керә.

1995 елда диплом алып, Шурабаш мәктәбенә укытырга кайта. Юллама белән Шурабаш мәктәбенә математика укытырга килгән яшь укытучы Сәвия Хәмбәл кызы белән гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы уллары Әнис һәм Фәнис туа. Хуҗалыкта күпләп терлек асрыйлар, трактор да бар. Әниләре Мөршидә апа да гомер иткән нигезендә, балалары тәрбиясендә. Аның урыны – өйнең түрендә. Әтиләре Әдһәм абыйның вафатына быел апрельдә бер ел була.

Әгъзәм 1999 елда читтән торып Казан педагогия институтына укырга керә.  Аны тәмамлап, ике дипломлы була. Мәктәптә башлангыч профсоюз оешмасы җитәкчесе итеп билгелиләр. Сайлау участогында сайлау комиссиясе рәисе дә була.

2004 елның август аенда Шурабаш авылы җирле үзидарә рәисе итеп сайлыйлар. Авылда татарлар һәм марилар яши. Аларның дус яшәүләренә Әгъзәмнең дә өлеше бар. Бәйрәм чараларын да бергәләшеп уздыралар.

2016 ел башында Әгъзәм Гайфуллинны Яңа Кенәр урта мәктәбенә директор итеп күчерәләр. Зур мәктәп. Биш йөзгә якын бала укый.

2021 елның октябрь аеннан Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы итеп билгелиләр. Яңа Кенәр авыл җирлегенә барысы ун авыл керә. 4218 кеше яши. Әтнә районының өчтән бер өлеше. Яңа Кенәрдә күпме мәгариф һәм мәдәният учреҗдениеләре! Уннан артык кибете генә бар. Һәр авылда мәчет.

Көндәлек мәшәкатьләр санап бетергесез. Яңа Кенәрнең үзендә генә дә егерме бер урам. Урам юлларын вак таш җәеп тигезләп торырга, кышын кардан чистартырга кирәк. Баганадагы урам утлары янмаса да, су булмый торса да, чүпне вакытында алып китмәсәләр дә – җирлек башлыгы җавап бирергә тиеш. Болар безнең җирлектә зарланырлык түгел, барысын да тиешенчә  оештырырга тырышалар.

Җирлектәге ун авыл да асфальт юл белән тоташтырылган. Яңа Кенәрнең ике урамына асфальт җәелгән, җәяүлеләргә урыны белән тротуары да бар. Яңа Кенәрдә дүрт зират. Алар заманча итеп әйләндереп алынган. Өмәләр оештырылып, җыештырып торабыз. Күперләрне, бияләр, чишмәләр, елга буйларын шулай ук һәрвакыт карап торырга кирәк. Болар бар да калган тугыз авылда да бар бит. Аларны һәрвакыт тәртиптә тотарга кирәк.

Тыныч кына яшәп ятканда Украинадагы коточкыч вакыйгалар күңелне сызлатты. Илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, авыл башлыкларына хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе алып кайтып, аны тарату да  йөкләтелде. Әгъзәм Әдһәмович: “Гаиләләренә кереп, иренә яки улына чакыру кәгазе бирү иң авыры. Сүзне ничек башларга, ничек аларга бу хәбәрне җиңелрәк итеп аңлатып була, дип уйлап керә идем”, – ди ул. Махсус хәрби операция барган зонада булганнарга гуманитар ярдәм җыюны да районда беренчеләрдән булып башлап җибәрде ул.

Әгъзәм Әдһәмович, алга таба да шулай исән-сау булып, тигезлектә, балалар бәхете белән, яшәүдән ямь, эшеңнән тәм табып яшәргә һәм халыкка хезмәт итәргә язсын!

Габделбәр Сабиров,

Яңа Кенәр авылы ветераннар советы рәисе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International