Энесен ел саен турнир үткәреп искә ала

2023 елның 4 феврале, шимбә

Венер Шакирҗановның вафатына 15 ел. Абыйсы Надил һәр елны аның истәлегенә волейбол ярышы үткәрә

Яңа Кенәрдә аның чираттагысы узды.

Бу турыда безгә ветеран педагог, күренекле волейбол тренеры Гүзәл Әхмәтова сөйләде.

– Венер үзе көчле спортчы иде. Волейбол, футбол, хоккей уйнады. Кинәт кенә мәрхүм булды. Улы Альмир да кайткан иде. Менә инде Венер истәлегенә 14нче ел волейбол ярышлары оештырыла. Ярышка Балтач һәм Әтнә районнары, Арча командалары да килде. Венерның бертуганы Надил Шакирҗанов оештырды. Туганнары, авыл эшмәкәрләре иганәчелек итте. Җылы аш оештырылды. Ярышлар әйбәт узды. Әзерлекле командалар килде. Җиңүчеләр, хөкемдарлар, тренерларларга кадәр бүләкләнде. Иң яхшы уенчылар да бүләкләнде. Кәчедән өйләре янган Вәлиәхмәтовларның улы Нияз да волейбол уйнады. Бик әйбәт уйный икән. Сокланып карап тордым. Иң яхшы уенчыга дип үзем дә Ниязга бүләк тапшырдым.

Ярышта 1нче урынны Арчадан Рәшит Сафин тренерлык иткән команда алды. 2нче – Балтачлар, 3нче – Кәче командасы, тренеры Нияз Гатауллин. Котлыйбыз!

 

Румия Гарифҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International