Ярыш түгел, чын спорт бәйрәме

2023 елның 17 феврале, җомга

Бу көнне чаңгыга бер меңнән артык кеше басты. Иң яшенә – 3, иң өлкәненә 73 яшь иде

Гөлсинә Зәкиева

Узган шимбәдә Арча Үзәк стадионында “Россия чаңгы юлы-2023” кысаларында массакүләм чаңгыда узышу булды.

– Бу ярыш бүген Россиянең барлык төбәкләрендә, шәһәрләрендә, авылларында бара. Барысы йөз меңнән артык кеше катнаша. Бездә дә бүген бик күп кеше чаңгы юлына басарга теләк белдерде, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов спорт бәйрәмен ачу тантанасында.

Чыннан да, кеше бик күп килгән. “Стадион кап-кара халык иде”, – дияргә яратабыз андый чакта.

– Мин җиденче балалар бакчасыннан. 34 ел тәрбияче булып эшлим. Үзем дә катнашам, өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләрне дә алып килдем, – диде Гөлнара Хисаметдинова. – Балалар бакчасында чаңгыда йөрмәсәләр дә, балалар бик теләп әти-әниләре белән шөгыльләнә. Бүген Екатерина Огородова ике баласы белән ярышта катнаша. Биш яшьлек кызы Софья һәм өч яшьлек улы Артем чаңгы юлына басачак. Иң актив, спорт җанлы гаилә бу. Бер генә спорт ярышларыннан да читтә калмый.

Яхшы кәеф белән елмаеп басып торган ике ханымга башта ук игътибар иткән идем. Соңрак танышырга уйладым. Алар да җиденче балалар бакчасыннан булып чыкты.

– Бүген көне дә бик матур. Саф һава. Үзе рәхәт. Теләп килдек бу ярышка, – диде кече тәрбияче Гүзәл Ногманова.

– Без көн саен чаңгыда йөрергә тырышабыз. Ирем, ике кызым белән бергә. Бүген алар катнаша алмый. Кызларның берсе ярышта, икенчесе укуда. Үземә генә калды, – диде Гөлназ Мәҗитова.

Күзем белән бер ел да мондый ярышлардан калмаган спорт ветераннарын эзләдем. Шунда Ленар Заһидуллин күзгә чалынды.

– Быел катнаша алмыйм шул. Әле генә гипсны салдырдым, – диде ул.

Шуңа карамастан, йөрәге түзмәгән, карарга булса да төшкән. Кәефе шәп, йөзендә елмаю балкый. Ә Ягъфәр Шәмиев кая?

– Ул Әтнәдә профилакторийда ял итә. Бүген мин кызым Алинә белән катнашам, – диде кызы Диләрә Гәрәева. – Мин икенче мәктәптә физика укытам. Беренчедән, мәктәп данын якласам, икенчедән, яраткан шөгылем буенча үземне сыныйм. Мин кечкенәдән чаңгыда шуам. Әти безне ел да спорт бәйрәмендә стадионга алып төшә иде. Хәзер дә бик теләп һәм яратып  чаңгыда йөрим.

Эчке эшләр ветераннарыннан Ринат Сафин, Раил Гайнетдинов, Ринат Фазылов (хатыны Лилия ханым да алар сафына кушылган), Һашим Гарапшин да ярышларда катнашты.

Беренче булып старт балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә бирелде. Аларны карап тору бик күңелле – егылалар, яннарында барган әниләре торырга булыша, тагын чабалар. Финишта үзләрен истәлек бүләге көтә.

– Безнең Риназ Гайнетдинов беренче килде, – диде апасы Гөлия. – Ул әти-әнисе, абыйсы белән көн дә стадионга төшә. Йөзәргә бассейнга йөри. Бездәгесе ремонтка ябылгач, дәү әтисе, дәү әнисе белән Балтачка бара башлады.

Аннан соң чаңгы юлына укучылар басты. Алтынчы мәктәпнең дүртенче сыйныф укучысы Ләйсән Һидиятуллинага сокланып карап тордык. Ул старт бирелүгә алга ыргылды, юл күрсәтеп баручыны да узып китте, финишка да бөтенесен әллә кайда калдырып беренче килде. Абыйсы Әлфис сеңлесен кочаклап алды. Шул тирәдә генә балаларын күзәтеп әтиләре басып тора. Аның йөзендә горурлану балкый иде.

– Ләйсән дә, Әлфис тә чаңгыда шуа. Мондагы базага йөриләр. Мин үзем дә оста чаңгычы идем. Ярышларда катнаштым. Урыннар яулап килдем, – диде Фәнис Һидиятуллин.

Нәтиҗәләргә килгәндә, яшьтәшләре арасында беренче урыннарны икенче мәктәптән Альмир Дияров, алтынчы мәктәптән Ләйсән Һидиятуллина, Әлфис Һидиятуллин, Иске Кырлайдан Диләрә Шакирова, Арчадан Алия Диярова, Ташкичүдән Булат Шәйхетдинов, педагогика көллиятеннән Алисә Мөбарәкова, Лесхоздан Васыйл Шакиров, беренче мәктәптән Айнур Җиһаншин, Арчадан Әлфинур Хәкимова, Ринат Фазылов, Лилия Фазылова яулады.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International