Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм!

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Ватанны саклау – иң мөһим бурычларның берсе, ә хәрби хезмәткәр булу һәрвакыт иң мактаулы һөнәр булды һәм шулай булып кала да. Якташларыбыз  Бөек Ватан сугышы елларында фронтта һәм тылда зур батырлыклар күрсәттеләр һәм чын ватанпәрвәрлек үрнәге булдылар. Бүгенге көндә җитди хәрби-патриотик эш алып баручы запастагы офицерлар һәм солдатлар, локаль конфликтларда катнашучылар биргән хәрби антларына тугры калалар һәм  бабаларыбызның лаеклы алмашы булуларын дәлиллиләр. Хәрби хезмәткәрләрнең хәзерге буыны тормышыбызны, ирегебезне, илебез иминлеген саклыйлар.

Без бүгенге бәйрәм көнендә хәрби хезмәт ветераннарын һәм әлеге минутларда туган җиребезне дошманнан саклаучы чын ир-егетләрне хөрмәтлибез! Якташларыбыз үз эшләрен яхшы беләләр һәм куелган бурычларны намус белән, зур җаваплылык тоеп үтиләр. Геройларыбызның дислокация урыннарында булып кайткач,  мин моңа тагын бер кат инандым. Аларның   рухлары көчле,   максатлары бары  тик җиңү булуына бик шатмын!

Ватанны саклаучыларның барсына: солдатларга, офицерларга һәм хәрби хезмәткә катнашы булган һәркемгә алга куелган югары максатларга ирешүдә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, бехетле озын гомер телим.

 

Арча муниципаль районы башлыгы                                   И.Г. Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International