Әлеге исем астында Татарстанда Укытучы һәм остаз елына старт бирелде.
Тантаналы чарада видеоконференция режимында ветеран укытучыларыбыз, яшь педагоглар, “Ел укытучысы” һәм башка бәйгеләрдә җиңүчеләр катнашты.
2023 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу укытучының югары дәрәҗәсен күрсәтә.
“Сезнең һөнәр – иң мәртәбәле, иң олы хөрмәткә лаек һөнәр, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Сез киләчәгебезнең нигезен саласыз. Һәркемнең тормышында йогынты ясаган укытучысы һәм остазы бар. Без һәрвакыт аларны җылылык белән искә алабыз. Бу залда халык укытучылары, танылган педагоглар утыра. Сезгә тәҗрибә һәм зирәклегегез өчен зур рәхмәт! Без укытучы һөнәре яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыксын өчен бөтенесен дә эшләячәкбез”.
Укытучы һәм остаз елын ачу уңаеннан районыбыз укытучыларын шулай ук район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.
“Шәһәребез үсә, матурая, алга барабыз. Безнең алда сезнең белән бергә балаларны районыбызга кире кайта торган белгечләр итеп тәрбияләү бурычы тора. Яшьләргә авылда да, Арча шәһәрендә дә матур итеп яшәп булганын аңлатырга кирәк. Гуманитар ярдәм күрсәтүдә актив катнашканыгыз өчен рәхмәт. Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү шулай ук мөһим. Матур еллар барыгызга да!”
Чара барышында “Минем яраткан укытучым” фотоархивы” акциясенә старт бирелде. Әлеге акция барышында республикада төрле буын укытучылардан торган фотолар архивы булдырылачак. Тагын бер проект – “Россиянең педагогик династияләре”. Ул үз гаиләсенең педагогик тарихы белән уртаклашырга әзер педагогларны берләштереп торачак. Аның йомгаклары буенча ел ахырында Татарстан педагогик династияләре электрон җыентыгы чыгарылачак.
Резедә Хәкимҗанова