Игътибарлы булыгыз

2023 елның 12 марты, якшәмбе

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез

Кызганыч, узган ел республикада янгын вакытында балаларның һәлак булуы (11 очрак) һәм имгәнүе арту (34) күзәтелде.

Болар барысы да безне тагын бер кат янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итә. Хөрмәтле ата-аналар, балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләшегез. Ел саен районда янгыннарда кешеләр һәлак була, ут дистәләгән торак йортларны һәм каралты-кураларны юкка чыгара. Арча һәм Әтнә муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге  һәм профилактик эшләрнең районара бүлеге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш итә. Җылыту мичләренә һәм төтен чыга торган юлларга игътибарлы булыгыз, иске электр үткәргечләрен вакытында алыштырыгыз. Үз иминлегегез өчен йортларыгызда янгынны ачыклау өчен хезмәт итүче янгын хәбәрчеләре куярга тәкъдим итәбез. Шулай ук һәр йортта кимендә 4 литр күләмендә порошоклы янгын сүндергеч булдырырга кирәк. Аның ярдәмендә яңа гына чыккан янгынны тиз һәм нәтиҗәле сүндерергә була.

Янгын вакытында 01,101,112 номерларына  шалтыратыгыз.

 

Илдар Хәйруллин,

Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге инспекторы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International