Арча стадионында район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) чаңгы ярышы оештырды.
Барысы 46 башлангыч профсоюз оешмасыннан 168 кеше чаңгы ярышында катнашты. Ярышлар хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасында 40 яшькә кадәр һәм 40 яшьтән соң аерым үткәрелде. Хатын-кызлар эстафетасында командада 4әр кеше 1 км, ә катнаш эстафетада командада 2 хатын-кыз һәм 2 ир-егет 1 км араны үтте. Ярышлар каты барды. Берәүнең дә сынатасы килмәде.
Җиңүчеләр һәм призчыларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүче командага күчмә Кубок бирелде. “Шул сөендерә, – ди җитәкче Вакыйф Харисов. – Ярышларда мәктәп, балалар бакчалары җитәкчеләре, башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре дә катнашты”. Кем белән сөйләшсәм дә: “Профсоюз оешмасына рәхмәт, безне спорт ярышларында очраштырып тора”, – диделәр.
Җиңүчеләр
40 яшькә кадәр хатын-кызлар (1 км):
1нче урын – Адилә Галәветдинова (Апаз мәктәбе)
2нче урын – Гөлназ Диярова (Арчаның 8нче балалар бакчасы)
3нче урын – Ләйсән Галимуллина (Арчаның 6нчы балалар бакчасы)
40 яшьтән соң хатын-кызлар (1 км)
1нче урын – Гөлшат Әхмәтҗанова (Иске Кырлай мәктәбе)
2нче урын – Гүзәл Абдуллина (Арчаның 5нче гимназиясе)
3нче урын – Дания Фәхриева (Лесхоз мәктәбе)
40 яшькә кадәр ир-атлар (2 км)
1нче урын – Рәмис Хәйруллин (Яңа Кенәр мәктәбе)
2нче урын – Рәнис Нәбиуллин (Арчаның 6нчы мәктәбе)
3нче урын – Булат Шакиров (Арчаның 2нче мәктәбе)
40 яшьтән соң ир-атлар (1 км)
1нче урын – Рәдис Сәйфетдинов (Яңа Кишет мәктәбе)
2нче урын – Рифат Мөхәммәтсафин (Арчаның 3нче мәктәбе)
3нче урын – Васыйл Шакиров (Лесхоз мәктәбе)
Хатын-кызлар эстафетасы
1нче урын – Арчаның 11нче балалар бакчасы
2нче урын – Арчаның 6нчы балалар бакчасы
3нче урын – Арчаның 8нче балалар бакчасы
Катнаш эстафета
1нче урын – Лесхоз мәктәбе
2нче урын – Иске Кырлай мәктәбе
3нче урын – Арчаның 5нче гимназиясе
Гомуми нәтиҗәләр буенча Лесхоз мәктәбе – 1нче, Иске Кырлай мәктәбе – 2нче, Яңа Кенәр мәктәбе командасы 3 нче урынны алды.
Румия Саттарова