Дуслык күперен ныгытабыз

2023 елның 12 марты, якшәмбе

Арчаның 1нче балалар бакчасында “Туган илем – халыкларның уртак йорты” темасы астында төбәкара семинар үтте.

Чыннан да, бу көнне бакчабыз халыкларның уртак йортына әйләнгән иде. Әлеге чара район мәгариф идарәсе һәм Чувашстан Республикасының Канаш шәһәре 11нче балалар бакчасы белән берлектә оештырылды. Кунакларыбыз – авыл балалар бакчалары мөдирләре иде. Семинар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны халык традицияләренә, гореф-гадәтләренә, йола бәйрәмнәренә җәлеп итүгә юнәлдерелде.

Әлеге чара күңелле рухта “Тынычлык” җыры белән башланып китте. Җиде милләт халкын берләштереп, тәрбиячеләр белән балалар бик матур чыгыш әзерләгән иделәр. Күркәм чара барышында татар, рус, мари, башкорт, удмурт, мордва, чуваш халыкларының милли киемнәрен киеп, балалар җырладылар, биеделәр, милли уеннар уйнадылар. “Әбиемнең серле сандыгы” кичәсе, Идел буе халыкларының ярминкәсендә катнашу, рус, башкорт, чуваш халыкларында кунакта булу барыбызда да соклану уятты. Шушы чараларга ямь биреп, балалары белән берлектә чыгыш ясаган ата-аналарны да ассызык-лап үтәсебез килә. Килгән кунаклар да моңа аеруча игътибар итте. Милли җанлы әти-әниләребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Кунакларыбыз үзләре дә сынатмады. Шурабаш авылыннан килгән Олеся Антипова үзенең мари халык биюләре белән барлык кунакларны җилкендерде. Кукмара районыннан килгән кунаклар милли биюләргә өстенлек биреп, бию хәрәкәтләре өйрәтү алымнары белән таныштырдылар. Чувашстан Республикасында тәрбияләнүче балалар тормышы турында Канаш шәһәренең 11нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе  яктыртып үтте.

Чын мәгънәсендә бик күңелле бәйрәм булды бакчада. Түгәрәк өстәл вакытында мәгариф идарәсе методисты Алинә Иманаева  безнең эшебезне югары бәяләде. Кунаклар да чара барышында алган тәэсирләре нигезендә үзләренең уңай фикерләрен җиткерделәр.

Төрле милләт халыклары белән булган дуслыгыбыз киләчәктә дә дәвамлы булыр дип ышанасы килә.

Гөлназ Камалиева, татар теле тәрбиячесе,

Эльвира Төхфәтуллина, өлкән тәрбияче,

Илүсә Бәхтиярова, укытучы-логопед

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International