«Арча» ҖЧҖндә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында диагностика этабына нәтиҗә ясалды

2023 елның 14 марты, сишәмбе

«Арча» ҖЧҖндә «Сыр җитештерү процессын оптимальләштерү» пилот агымын диагностикалау этабы тәмамлану йомгаклары буенча мәгълүмат бирү көне узды. Проект җитәкчесе диагностика этабына йомгак ясады, җитештерү процессларын оптимальләштерү буенча максатчан күрсәткечләр һәм чаралар планы турында сөйләде.

3 ай эчендә эшче төркем әгъзалары берничә тренинг узды, ә предприятие хезмәткәрләре «Җитештерү процесслары фабрикасында» укыды.

Алдагы 3 айда проект командасы эшчәнлегендә проектның максатчан күрсәткечләренә ирешү буенча чаралар, шулай ук предприятиенең җитештерү процессларын проект эшчәнлеге белән колачлау планын төзү  көтелә.

Хезмәт җитештерүчәнлеген исәпләү һәм анализлау предприятиегә эш процессын оптимальләштерергә, кимчелекләрне ачыкларга һәм нәтиҗәсез эш ысулларын бетерү  буенча чараларны билгеләргә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International