Эш сәфәре кысаларында Алмаз Яфизов 6 нчы мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде. Укучыларга монополиягә каршы региональ хезмәтнең эш практикасы тәкъдим ителде.
Аннары Алмаз Яфизов «Арча» сәнәгать паркында булды һәм сөт кабул итү пункты, яшелчә эшкәртү линиясе, куе сөт алмаштыргычлар, премикслар һәм катнаш азык җитештерү заводы резидентлары эшчәнлеге белән танышты.
Район хакимиятендә уздырылган гражданнарны кабул итүдә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары муниципаль милекне сатып алу һәм бүлү турындагы законнарны контрольдә тоту белән бәйле сорауларга җавап бирде. Җиһазлар китерү срокларын күчерү, аукционны казначылык белән хезмәттәшлектә уздыру һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә кәрәзле элемтә баганасы урнаштыруның законлылыгы белән бәйле сораулар каралды.
Мондый очрашулар заманча монополиягә каршы көйләүнең төп максатларын һәм бурычларын аңлату буенча иң уңайлы чараларның берсе булып тора.