Беренче тапкыр

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Татарстанда беренче тапкыр башлангыч мәктәпләр арасында үткәрелгән шашка турниры.

Пөшәңгәр башлангыч мәктәбендә Әфганстанда һәлак булган авылдашыбыз Васил Әһлиуллин истәлегенә шашка ярышы узды. Ул Татарстан районнарының башлангыч мәктәп укучылары арасында “Төньяк балкышы” төбәкара шашка турниры булды.

Ярышларда Арча һәм Балтач районы укучылары белән беррәттән күрше Мари Иле Республикасының Мари-Төрек районы Сәрдәял укучылары да көч сынаштылар. Иң куанычлысы – Васил Әһлиуллинның сеңлесе Гөлфия апаның безгә кунакка кайтуы һәм үзенең хатирәләре белән бүлешүе булды. Уеннар бик киеренке һәм гадел булды. Хөкемдар Сөләйман Галиуллин һәр турны зур төгәллек белән  алып барды.

Иң яхшы уйнаучылар менә кемнәр булды:

Малайлар арасында:

1 урын – Владислав Яметов (Сәрдәял–Мари Иле),

2 урын – Илмир Зарипов (Иске Төрнәле)

3 урын – Ислам Мөхәммәтҗанов (Пөшәңгәр-1)

4 урын – Махмудали Тойлиев (Пөшәңгәр-2)

Кызлар арасында:

1 урын – Зөһрә Мөхәммәтҗанова (Кенәбаш–Балтач)

2 урын – Зөбәйдә Сәйфуллина (Пөшәңгәр-1)

3 урын – Нария Тарзиманова (Шекә)

4 урын – Зәлия Хафизова (Пөшәңгәр-2)

Командалар арасында:

“Пөшәңгәр-1” командасы 1нче урынны алды.

2 урында – Кенәбаш–Балтач,

3 урында – “Пөшәңгәр-2” командасы һәм “Сәрдәял–Мари Иле” командасы.

Җиңүчеләр грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Гөлназ Котдусова,

Пөшәңгәр мәктәбе укытучысы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International