Арчада Лесхоз мәктәбе укучыларының фәнни-тикшеренү эшләре буенча җәмәгать тыңлаулары узды.

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

Алар Казанка суының һәм аның Арча районы территориясендәге кушылдыкларының торышын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшләре башкарганнар.

Арча районы администрациясендә Лесхоз мәктәбе укучыларының фәнни-тикшеренү эшләре буенча җәмәгать тыңлаулары узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Илшат Галимуллин, Эльвира Вафина, Лесхоз мәктәбе директоры Васил Шакиров, район җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. Җәмәгать тыңлауларына Лесхоз урта мәктәбе укучыларының Казанка суының һәм аның Арча районы территориясендәге кушылдыкларының торышын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшләре тәкъдим ителде.

Бу Лесхоз мәктәбе укучыларының экология темасына кагылышлы беренче  генә эше түгел.

"Безнең укучылар экология белгечләре белән берлектә фәнни-тикшеренү эшләре алып баралар, – дип билгеләп үтте Лесхоз урта мәктәбе директоры Васил Шакиров. - Бүген тәкъдим ителәчәк эшләр турыдан-туры район тормышына кагыла. Барлык эшләр дә А.Терентьев исемендәге XXIX Идел буе экологик конференциясендә лаеклы бәяләнде. 2 эш җиңүче, 1 эш призер булды.

«Экология» илкүләм проекты кысаларында «Иделне савыктыру» федераль проекты гамәлгә ашырыла. Проект Идел елгасының барлык су җыю бассейнын үз эченә ала. Казанка-Иделнең сул кушылдыгы. Татарстанда Казанка елгасының экологик торышын яхшырту буенча проект гамәлгә ашырыла. Әлеге эшчәнлек кысаларында Лесхоз мәктәбе укучылары узган ел Казанка елгасының һәм аның Арча районы территориясендәге кушылдыкларының торышын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшләре башкаралар.

9 нчы сыйныф укучысы Зөләйха Хафизова Ия елгасындагы биоген элементлар агымына диффуз пычрануның йогынтысы темасына тикшеренү үткәрде. Ия-Казанка елгасының уң кушылдыгы. Зөләйха Татарстан Республикасы буенча Россия яшьләр су конкурсының төбәк этабында җиңү яулады. Хәзер аңа Бөтенроссия этабында Татарстан данын якларга туры киләчәк. Узган елның февраленнән декабренә кадәр ай саен ул Ия елгасының өске, урта һәм түбән агымында пробалар ала. Тикшерү барышында Зөләйха үлчәүле, органик матдәләрнең, минераль азотның, минераль фосфорның уртача еллык концентрациясен билгели. Җәмәгать тыңлаулары вакытында Зөләйха төгәл саннар китерде.

 

9 нчы сыйныф укучысы Камил Әхмәтов «Сөрүлек җирләрдә туфракның сулау  күрсәткечләре» темасына чыгыш ясады. Үз тикшеренүе кысаларында ул төрле культуралар үскән һәм пар җирләрендә туфракның сулау күрсәткечләрен өйрәнгән.

10 нчы сыйныф укучысы Марсель Якуповның эше  үзәнен  үзгәртү чаралары үткәрелгәннән соң Казанка елгасында эрегән һәм үлчәүле матдәләр күрсәткечләренә багышланган. Ул соңгы биш елдагы динамиканы күрсәтте.

Һәр чыгыш фикер алышу белән үрелеп барды. Чыгыш ясаучылар җәмәгать тыңлауларында катнашучыларның сорауларына җентекле җавап бирделәр. Шулай ук файдалы киңәшләр һәм тәкъдимнәр яңгырады.

Ахырда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина укучыларга рәхмәт белдерде, алга таба да уңышлар теләде. Лесхоз мәктәбе укытучысы Сәлимә Корбанова, үз чиратында, район башкарма комитеты, ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлекне билгеләп үтте һәм һәркемгә күрсәтелгән һәрьяклы ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International