2023 елның 28 мартында, сишәмбе көнне, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская федераль законнарны үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны бергәләп кабул итәчәкләр.
Кабул итү Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт, 1 корпус адресы буенча урнашкан бинасында узачак.
🕰 Кабул итү вакыты: 11.00 дән 13.00 гә кадәр.
☎ ️ Алдан язылу өчен телефон: 8 (843) 291-19-25 (ТР прокуратурасы).