Бәйрәм бүләкләре

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Илшат Нуриев 8 мартта уңган-булган хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котлап чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырды.

Яңа Кенәр авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова, Иске Ашыт авылында гомер итүче, быел 103нче яше белән баручы Мәдинә Шәрәфиева шундый хөрмәткә лаек булдылар. Ике ветеранның да күңелләре көр, бүгенге тормыштан шөкер итеп кенә торалар. Мәдинә әби күпне күрдем,  тракторда да, комбайнда да эшләдем, ди. Стелла Зәкиевнага да сынауларны күп кичерергә туры килгән.

Илшат Нуриев районның алдынгы терлекчеләренә Рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре, акчалата премияләр тапшырды. Алар арасында “Кырлай“ ширкәтеннән Гөлсинә Зарипова, Гүзәлия Рәхимова, Лилия Хаҗиева, Ашытбаштан Мөршидә Галиәхмәтова, Фәридә Гайнетдинова, Фәния Гыйззәтуллина, “Северный“ ширкәтеннән Руфинә Бариева, Рафия Хәлиуллина, Сүрия Бәширова, “Ватан“ ширкәтеннән Гөлзада Миннебаева, Альмира Сәйфуллина, Равилә Фәхретдинова бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International