Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм итү өчен барлык район халкы берләште
14 мартта районның Иҗтимагый совет утырышы узды. Аны Иҗтимагый совет рәисе Надия Мифтахетдинова алып барды. Утырышта район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова катнашты.
Беренче көн тәртибе Арча муниципаль районыннан мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чараларына багышланган иде. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миләүшә Шакирова мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә дәүләт һәм муниципаль хакимият тарафыннан каралган барлык социаль ярдәм чараларының тулы күләмдә күрсәтелүен билгеләп үтте.
Моннан тыш район халкы, хакимият органнары, волонтерлар, хезмәт коллективлары һәм җәмәгать оешмалары да бу эшкә актив кушылды. Бу хакта без газетабызда махсус “Без бергә” сәхифәсендә даими язып торабыз. Утырышта аеруча аерылып торган Яңа Кенәр җирлеге башлыгы Әгъзам Гайфуллинга сүз бирелде. Ул бу юнәлештә башкарган эшләргә хисап ясады. Дөрестән дә, бу төбәктә халыкның бердәмлегенә сокланмый мөмкин түгел. Аларның махсус хәрби операция зонасына мобиль мунча ясап илтүләре турында хәбәр беренче канал аша бөтен илгә таралды хәтта.
Илдус Сәгъдиев кенәрләр үрнәгендә башка авыл җирлекләре башлыкларының эш тәҗрибәсен дә тыңларга тәкъдим итте.
Арча районыннан мобилиза-цияләнгән якташларга һәм Лисичанск шәһәренә гуманитар ярдәм төялгән колонналар еш бара. Соңгысын Ватанны сак-лаучылар бәйрәме уңаеннан район башлыгы Илшат Нуриев үзе озата барды. Бу хакта газетабызда аның белән әңгәмә корган идек. Бу юллар язылган мизгелләрдә дә ветеран әфганчы Илнур Яруллин безнең егетләр янында. Ул анда күчереп йөртә торган җыелма мунча комплектлары алып китте. (Язма басмага әзерләнгән вакытта ул исән-сау кайтып та җитте. Аның белән әңгәмәне газетабызның киләсе санында укый аласыз). Гомумән, “Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов чыгышыннан күренгәнчә, сугыш хәрәкәтләре ветераннары гуманитар ярдәмне оештыруда башлап йөрүчеләр.
Мәктәп һәм балалар бакчалары коллективлары да бу изге эштә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Бу хакта район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лия Ильина бәян итте.
Район ветераннар советы-ның әти-әниләре булмаган мобилизацияләнгән егетләргә исемле посылкалар җибәрүе хакында шулай ук язган идек. Рәмзия Хәмидуллина өлкәннәребезнең моннан тыш та бик күп эшләр башкаруы турында сөйләде.
Утырышта тагын бер күңелне кузгатырлык мизгел булды. Анда ике улы да махсус хәрби операциядә катнашучы Фирадия Фәсәхиева барлык хәрбиләрнең аналары исеменнән гуманитар ярдәм оештыручыларга олы рәхмәтен җиткерде. Надия Мифтахетдинова аңа чәчәк бәйләме тапшырды.
Иҗтимагый советта шулай ук ятим балалар хокукларын
саклау һәм коррупциягә каршы район программасы үтәлеше мәсьәләләре дә каралды.
Утырыш карарлары белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.
Исрафил Насыйбуллин