Арчаның балалар сәнгать мәктәбендә Sforzando – “Сәнгать осталары” республика форумы узды.
“Sforzando” (“Тырышлык”) башкару сәнгатен үстерү төбәк иҗтимагый хәйрия фонды Татарстанда 2014 елдан бирле эшләп килә. Фондның максатлары булып республиканың музыкаль мәдәниятен үстерү, классик музыканы популярлаштыру һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү, классик сәхнәнең яңа яшь йолдызларын эзләү, аларның талантын дөнья сәхнәсендә тормышка ашыруда ярдәм итү һәм шуның белән музыка сәнгатен пропагандалау тора.
Арчада узган “Сәнгать осталары” форумы – Sforzando хәйрия фондының ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырылган проект. Алдагы елларда Мамадыш, Тәтеш, Менделеевск районнарында уздырылган бу чарада быел Арча районында 200гә якын катнашучы сәхнәдә чыгыш ясады. Яшь сәнгать осталары иҗадилыкта көч сынашты. Бәйге дүрт өлешкә бүлеп үткәрелде. Фортепиано, кыллы һәм тынлы уен кораллары, халык уен кораллары, оркестр, вокал, нәфис сүз һәм хореография номинацияләрендә көч сынаучы укучылар һәм укытучылар берничә яшь категориясендә бүләкләнде.
Сәнгать мәктәбе фойесында рәсем һәм сынлы сәнгать бүлегенә йөрүче укучыларның эшләреннән күргәзмә эшләде. Бәйге барышында андагы кул эшләре дә бәяләнде.
Чыгышларга һәм кул эшләренә бәя бирүче жюри әгъзалары республиканың әйдәп баручы сәнгать осталары Татарстан Республикасының атказанган артисты Виталий Субуханов, Россия Федерациясе вокал сәнгатенең эксперт-педагогы Диана Шавгулидзе, сәнгать мәктәпләре өчен ноталар җыентыклары авторы, педагог Изабелла Соколова, Г.Камал исемендәге академия театры оркестры артисты, педагог Екатерина Петрова иде. Алар катнашучыларны бәяләп кенә түгел, иҗади укучылар белән эшләүче педагогларга осталык дәресләре дә бирделәр. Иртәнге сәгать тугызда башланган “Сәнгать осталары” форумы кичке сигезгә кадәр дәвам итте.
Барлык катнашучыларга дипломнар, иң алдынгыларга Лауреат исемнәре һәм медальләр тапшырылды. “Русская песня” халык вокаль ансамбле һәм “Ар-и-Эль” хореография коллективы Гран-при ияләре булдылар.
Гөлнур Миннебаева