Район башлыгы Түбән Мәтәскә мәктәбендә

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Бүгенге көн мәктәп укучысы – туган районының үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында уйлана торган буын. Шушы юнәлештә, районыбыз җитәкчеләре дә укучылар белән даими очрашып, аларның фикерләрен өйрәнеп, алга таба эшләү өчен үзләренә бурычлар билгелиләр.      

Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев Хәкимов Д.Г. исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбенең 9-11нче сыйныф укучылары белән очрашты һәм районыбызның икътисади үсеше белән таныштырды. Илшат Габделфәрт улы  районның иң  зур тармагы булган авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәүдә үсеше, районның уртача хезмәт хакы, агросәнәгать паркы турында сөйләде.  Ул районның икътисади үсеш мәсьәләләренә, район халкын сөендерә  торган яңа проектларга тукталды. Очрашу ахырында балалар Илшат Габделфәрт улына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм төгәл, ачык  җаваплар алдылар.

Д.Гаффарова,

 тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International