Могҗизага тиң үзгәрешләр

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Моннан алты ел элек Шурабашта ниндидер семинар үткәрү турында сүз дә алып барып булмый иде

Язгы кыр эшләренә әзерлеккә багышланган семинар-киңәшмә менә өченче ел рәттән “Заря“ ширкәтендә узды.

 Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов: “Хәзер бездә семинарны сорап алалар“, – диде. Дөрестән дә, элегрәк мондый чараларны үткәрүгә җитәкчеләр бик авырлык белән генә ризалашалар иде.

– Моның сере бик гади, – диде “Заря“ хуҗалыгы җитәкчесе Рәдиф Закирҗанов. – Менә без семинарга әзерләнгәндә тиз арада бар техниканы тулы әзерлеккә китердек. Мондый чаралар дисциплинаны ныгыта, җаваплылыкны арттыра.

Бу хуҗалыкта техника искергән, ватык, түбәсеннән су үтмәгән склад-амбарлар юк иде. Сука күрмәгән басулар... Рәдиф Мөбарәкҗан улы әле дә ничек йөрәксенеп алынгандыр, дип гаҗәпләнеп  куясың. Ул тезеп куелган техниканы күреп исең китәрлек. Алар көздән үк чистартылып, төзәтелеп саклауга куелган.

“Мин техниканы карап чыктым, – диде “Гостехнадзор“ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов. – Алга китеш зур. Трактор арбаларының да тормозлары әйбәт тота, яктылык кайтару җайланмалары да куелган. “Заря“дагы кебек итеп башка хуҗалыклар да  әзерләсә – яхшы булачак. 10 апрельгә кадәр техник карауны төгәлләргә тиешбез, график җиткерелгән. Шәхси хуҗалыклардагы техника да карау үтәргә тиеш, узган ел бу күрсәткеч 47 процент кына булды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов үзенең чыгышында узган ел Арча районы ашлыкның тулай җыемы буенча республикада беренче урынны алса да, бер гектардан уртача уңыш буенча – җиденче, ә бөртек берәмлеге буенча 17нче урында гына булуын әйтеп үтте. Бөртек берәмлеге дигән төшенчәгә барлык культуралар керә. Әлеге күрсәткеч нигездә азык культуралары уңышы түбән булганга кими. Күпьеллык үләннәр уңышы кайбер хуҗалыкларда ел саен түбән була. Сәбәбе – аларның картайган, биш елдан һәм  аннан күбрәк “яшьтә“ булуы. Уңай килгән елларда күпьеллык үләннәр ике тапкыр җыйнаганда гектардан кимендә 200 центнер уңыш бирергә тиеш. Чәчү әйләнешен ел саен люцернаның 25-30 проценты яңартылып барыла торган итеп көйләргә кирәк.

Бездәге туфракта ашламалар кертмәсәң гектардан 15-18 центнердан артык уңыш алып булмый. Бүгенге көндә бер гектарга тәэсир итүче маддәләрдә 55 килограмм ашлама  тупланган, аны кимендә 70 килограммга җиткерү бурычы куела.

Белгечләр булачак уңыш формалашуга дүрт фактор – табигать- климат шартлары (25 процент), сыйфатлы симәнә (20 процент), ашлама кертү, үсемлекләрне саклау (25 процент), техника һәм технологияләр (30 процент) йогынты ясый дип исәпли. Беренчесенә безнең көчебез җитми, ә калганнары булганлыктан тора. “Северный“, “Заря“ хуҗалыкларында  тракторлар тулысынча әзер.

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге җитәкчесе Динә Буль-макова әйтүенчә, район хуҗалыкларыннан тикшер-тергә китерелгән симәнә 9 төрле күрсәткеч буенча тикшерү үтә. Орлыклар белән проблема юк, алар таләпләргә туры килә.

– Алда зур эшләр тора – язгы чәчүне үзвакытында сыйфатлы итеп башкарып чыгарга кирәк, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Моның шулай  буласына шик юк, бүген бирегә килгән фирмалар вәкилләре дә запас частьлар, хезмәт күрсәтү белән проблема булмаячак, дип ышандырдылар. Хәзер калган вакытта булган җитешсезлекләрне бетерү, башка әзерлек эшләрен күрү мөһим.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International