Инде күптән лаеклы ялда булса да, үзе аң-гыйлем биргән укучылары аның турында, безнең Вилсур абый дип горурланып әйтә, ул биргән дәресләрне сагынып искә ала. Авылыбызның мөхтәрәм кешесе бүген 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.Тормыш иптәше Гөлчирә апа белән тормыш коруларына быел 65 ел.
Аларны шушы күркәм юбилейлары белән Шушмабашс авыл башлыгы Сәгыйтов В.В. котлады, рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Ходай биргән гомернең игелеген күреп якыннарын сөендереп, тигезлектә, сәламәтлек белән яшәргә язсын.