Экология айлыгы кысаларында 2023 елның 31 мартында Лесхоз урта мәктәбе базасында мәгариф учреждениелары җитәкчеләре һәм директор урынбасарлары өчен “Мәктәп урманчылыгы” - белем һәм тәрбия бирүнең нигезе” дип аталган район семинары үткәрелде. Семинарда катнашучылар экологик белем бирүне оештыру үзенчәлекләре һәм урман хуҗалыгы нигезләре, укучыларның проект һәм тикшеренү эшчәнлеге өлкәсендә эш оештыру белән таныштылар. «Арча урманчылыгы»ның мәктәп урманчылыгы белән үзара бәйләнеше югары бәяләнде, районның башка мәгариф учреждениеларында да шундый ук урманчылыклар булдыру өчен Лесхоз урта мәктәбе үрнәк булып тора.