Арча муниципаль районы халкы өчен түләүсез юридик ярдәм

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2023 елның 20 апрелендә 10 нан 13 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы халкына Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14 йорт адресы буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

Чарада Татарстан Республикасы прокуратурасы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы суд приставлары федераль хезмәте баш идарәсе, Татарстан Республикасы нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International