«Кошкайлар, дускайлар» дип аталган экологик сәгать

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

1 апрельдә бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Иске Кырлай авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә Халыкара кошлар көненә багышланган «Кошкайлар, дускайлар» дип аталган экологик сәгать уздырылды. Презентация ярдәмендә балаларны канатлы дусларыбызның тормышы белән таныштырдылар, аларның табигать һәм кеше тормышындагы әһәмияте турында сөйләделәр. Балаларны Арча районының Кызыл китабы белән дә таныштырдылар. Аларга мавыктыргыч мастер-класс тәкъдим ителде. Идея бик гади, ләкин балаларга бик ошады. Эшләнмә бик оригиналь килеп чыкты. Чарага китап күргәзмәсе дә әзерләдек. Балалар канатлы дусларыбыз турында тәкъдим ителгән әдәбият белән кызыксынып таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International