Урман - табигый байлык

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Арча район балалар китапханәсендә Арчаның 1нче урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары Халыкара урман көненә багышланган «Урман-табигый байлык» дигән бик файдалы һәм кирәкле экологик чарада кунакта булдылар. Чөнки урманнар бәяләп бетергесез экологик, социаль һәм икътисади әһәмияткә ия.Чараның төп өлешендә балалар викторинада катнаштылар, үзләренең табигать өлкәсендә булган белемнәрен күрсәттеләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. «Урман-безнең йорт» дип исемләнгән мультфильм карап үттеләр. Аларны табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булыр дип өметләнәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International