Денис Владиславович район хакимиятендә ачык дискуссия форматында Арча яшьләре белән очрашты, аннары Укучылар сараенда булды, анда "Картинг-яшьләр сайлавы", "Мин Арча баласы", "Спорт туризмы-яшьләр сайлавы", "Спорт ориентирлашуы - яшьләр сайлавы", "Ял-ЮЛ", "Яшь гаиләнең ял көне туристлык походы", " Арча СПОРТал" телепрограммасы", "АДЫМ" яшьләр кластеры, "САФТА" интерактив яшьләр тиры , "Яратып, Арчадан", "Мультиtime" проектларын тормышка ашыру барышы белән танышты.
Шулай ук министр урынбасары киләчәктә ремонтлау планлаштырыла торган "Алгарыш" яшьләр үзәге объектын карады, архитектура концепциясе белән танышты.