Шушы көннәрдә Мөндеш авылының “Кояшкай” балалар бакчасында экология темасына багышланган “Су – яшәү чыганагы” исеме астында ачык дәрес узды. Дәреснең төп максаты: балаларга суныӊ кеше тормышында әһәмиятле роль уйнавын күрсәтү, суга сакчыл караш тәрбияләү, балаларныӊ игътибарын суныӊ гади, таныш нәрсә булуына карамастан, аныӊ серле, тылсымлы булуына юнәлдерү, суныӊ табигатьтә төрле рәвештә очравына ышандыру.
Әлеге очрашуга һәрвакыттагыча мөхтәрәм кунаклар чакырылды: Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының “Ашыт” табигый тыюлыгы белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы һәм Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министрлыгының төньяк территориаль идарәсе белгече Шәймуллина Алия Ринат кызы.
Дәрес бик үзенчәлекле форматта узды. Балалар су белән төрле эксперементлар ясадылар, физкультминуткага тукталдылар, музыка җитәкчесе белән яз аен каршы алып дәрес ахырында кунакларга җырлап та күрсәттеләр. Алга таба да дәресләрне балаларга кызыклы, үзенчәлекле итеп уздырыр өчен, шушындый фоорматта эш итәргә кирәк икәненә тагын бер кат инанды әлеге балалар бакчаның коллективы. Ахырдан исә катнашкан һәр балага кунаклар истәлекле бүләкләр тапшырдылар, рәхмәт һәм мактау сүзләрен җиткерделәр һәм күмәк фотога төштеләр.
“Кояшкай” балалар бакчасының музыка җитәкчесе
Гөлшат Хөсәенова