Бөтен Татарстан Республикасы территориясендә җир кишәрлекләре һәм торак йортларны инвентаризацияләү буенча масштаблы эш бара.
Барыгызның да әлеге эштә катнашуыгызны сорыйбыз. Моның өчен бөтен кешенең дә җир участогы һәм торак йортын рәсмиләштерүе турында документларын тапшыруы кирәк. Әгәр сезнең күчемсез милек объектларыгыз теркәлмәгән икән, моны Арча шәһәре башкарма комитетында үткәрергә була. Мәгълүматны ачыклау һәм теркәү документларын тапшыру өчен сезнең Арча шәһәре башкарма комитетына мөрәҗәгать итүегезне яки 8(84366) 3-15-51, 3-12-35 телефоннары буенча шалтыратуыгызны сорыйбыз.