1 апрельдән Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык башланды. Санитар-экологик икеайлык белән бергә 1 апрельдән «Эковесна 2023» республика акциясе старт алды. Ул 1 апрельдән 31 майга кадәр узачак. Әлеге акциягә кушылып, мәдәният хезмәткәрләре өмә оештырдылар, авыл мәдәният йортлары, китапханәләр территорияләрен һәм юл кырыйларын чүптән чистарттылар, коелган яфракларны җыйдылар. Без- табигатебезнең чисталыгы өчен!