Яшь укытучыларыбыз сынатмады

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Арча районы мәктәпләренең яшь укытучылар командасы Казанда узган “Педагогик олимпиада” III төбәкара һөнәри осталык бәйгесендә икенче урын алып кайтты.

Узган атнада Казан Федераль университетының IT-лицеена  республиканың сәләтле яшь укытучылары һөнәри осталык бәйгесенә җыелды. Районыбызның “АЛГА” командасы әлеге бәйгедә икенче урынга лаек булды.

“Бәйгегә бер ай дәвамында әзерләндек, – дип сөйләде команда җитәкчесе, район мәгариф идарәсе методис-ты Алия Фәйзрахманова. – Бәйгедә районыбызның төрле мәктәпләрендә эшләүче яшь укытучылар командасы катнашты. Аларның эш стажы өч елдан артмаска тиеш иде. Беренче этапта видео төшереп, аны социаль челтәргә урнаштырдык. Анда барысы 45 команда катнашты. Икенче этапка бары 8 команда үтте, шуларны берсе – безнең Арча районы командасы. Өч көн дәвамында барган этапта катнашучыларга өч бирем бирелде. Беренче көнне алар заманча дәрес проекты әзерләделәр һәм аны якладылар, икенче көнне бирелгән педагогик проблеманың чишелешен эзләделәр. Өченче бирем авыррак булды, дип саныйм. Анда студентлар театр күренеше күрсәтте һәм шуның барышында безнең укытучыларга актерлар ролендә кушылып китәргә кирәк иде. Шуннан соң гомуми нәтиҗәләр чыгарылды. Укытучыларыбыз сынатмады, һәр биремне лаеклы дәрәҗәдә башкарып чыкты һәм мәгарифнең киләчәге ышанычлы кулларда икәнлеген исбатлады”.

“Бәйгедә безнең команда бердәм, дус булуы белән аерылып торды, – диде команда капитаны, 2020 елда “Ел укытучысы” бәйгесенең “Педагогик дебют” номинациясендә җиңү яулаган  Арчаның 6нчы мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Диана Сабирова. – Моны башка командалар да билгеләп үтте. Барлык биремнәрне дә бергәләп, киңәшләшеп эшләдек, беренче көннән үк уртак тел таптык. Иң авыры, мөгаен, педагогик проблеманы чишү булгандыр. Әзерләнү өчен 45 минут кына вакыт бирелде. Бөтен команда тырышлыгы белән без аны уңышлы башкарып чыктык”.

Яшь укытучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз, аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

 

Резедә Хәкимҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International