Күлтәс авылы халкына нәсел шәҗәрәләре тапшырдылар. Күлтәс авылы клубында “Нәсел җебем – шәҗәрәм” дип аталган кичә шуңа багышланды.
Шәҗәрәләр үзебезнең авылдан чыккан шәхесләр Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманова һәм Татарстан медицина техникасы һәм фармациясе дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры Олег Зәкәрия улы Акбәров ярдәме, тырышлыгы белән эшләнде. Аларның әтиләре шушы авылда туып-үскән.
2021 елдан республикада Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитеты тәкъдиме белән “Ядкарь” генеалогия үзәге эшли башлый. Әлеге оешма республика халыкларының тарихи хәтерен торгызуда ярдәм итү максатыннан оештырылган. Кичәгә ТРның дәүләт архивы генеалогия бүлеге башлыгы Аиша Назыпова да кайтты. Ул җәй көне уздырылган авыл бәйрәмендә безгә анкеталар таратып киткән иде. Шул исемлек буенча, кәгазь вариантта, барлыгы 63 анкета тутырылган. Без тупланган материалларның кайберләрен зур экраннан кино караган кебек, исебез китеп карап, тыңлап утырдык.
Бу шәҗәрәләргә 1285 кеше кергән. Искиткеч зур хезмәт башкарылган. Күлтәс авылында 1678 елда 29 гаилә яшәгән, 1716 елда – 30 гаилә, 1748 елда – 54, ә 1763 елда 29 гаилә генә калган. Бу чорларда авыл халкының кимү сәбәбе – мәҗбүри чукындыру чорында бик күп кеше качып йөргән. 1834 елда 48 гаилә, 1858 елда 67 гаилә. Шулай акрынлап авылларда гаиләләр арта башлаган.
Бу очрашуга Үрнәк авыл җирлеге хезмәткәрләре, Урта Пошалым авылы китапханәчесе Гөлназ Галимҗанова да килгән иде. Авыл халкы хәтерне дә яңартты, җырлап, биеп күңел ачу да бик урынлы булды. Авылыбызның ветераннар хорында җырчыларыбыз Майсәрә апа, Наилә, Люция апалар, Римма, Рәзинә, оста гармунчыбыз Рафаэль Хәйруллинга кушылып, “Яшәгән саен яшисе килә”, “Сагыну” җырларын бик матур итеп җырладылар. Ә Люция апа Садыйкова, сөбханалла, мәңге яшь күңелле, бик матур итеп биеде һәм башкаларны да биетте. Чулпан Галәветдинова үзләре төзегән нәсел шәҗәрәсе турында сөйләде, алар аны агач рәвешендә бик матур итеп ясаганнар. Ахырдан авылыбызның хөрмәтле кешесе, ялдагы укытучы Наилә Нуриева авылдашлар исеменнән рәхмәт әйтте. “Күлтәс халкы элек-электән ачык йөзле, бердәм, тырыш, бер-берсенең хәлен белеп, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, эшләп яшәде, – дип сөйләде ул. – Авылның дәрәҗәле кешеләре күп. Тик аларның берсе дә масаеп йөрмәде, һәрчак гади, тыйнак булды. Шул гадилекләре белән үзләренә хөрмәт казандылар. Шушы кичәне оештыручыларга, авылдашларыбызның шәҗәрәсен булдыручыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез”.
Шәҗәрә төзү нигә кирәк? Моны мин кирәкле эш дип саныйм. Исемнәрне барлаганда күз алдына үзеннән-үзе борынгы чорлар килеп баса. Моннан 100, 200 ел элек булган тормышны күзаллыйсың.
Хисапсыз зур байлык белән кайттык без бу очрашудан. Әти-әни ягыннан ничә буынны белдек. Безнең өчен бик зур бүләк бу. Мәсәлән, безнең нәселдә 8 буын ачыкланды. Без бик шат. Аллаһының рәхмәтләре яусын бу эштә катнашкан кешеләргә. Ә безнең өчен бу – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте инде, дип беләм. Инша Аллаһ.
Гөлсинә Хәбибуллина.
Күлтәс-Арча.