Яңа Кенәрдә Ришат Галиуллин истәлегенә

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Яңа Кенәрдә Ришат Галиуллин истәлегенә волейбол ярышлары булды.

“Ришат авылның тырыш, яхшы кешесе иде”, – дип искә ала авылдашлары. Үз көче белән эшмәкәрлек эшен ачкан, мәчеткә өстәл, урындыклар эшләп биргән, авыл кешесенә ярдәмчел булган кеше ул. Йөрәк белән китеп барган. Ришатның апасының кызы Вәсиләнең улы Эльмир Әлтәфов  оештырган очрашуны. Ул үзе дә волейбол уйный. Яңа Кенәрдә күршесе Марат Сәфәров та булышып йөргән.

Ярышта 6 команда катнашкан. Арча командасы җиңгән. 2нче урында – Яңа Кенәр командасы. 3нче урында –  Эльмир Казаннан үзе белән алып кайткан команда. Кайнар ризык та оештырылган. Бар да бик канәгать калган.

 

Румия Гарифҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International