Кызыксынучылар бар

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Район мәшгульлек үзәгендә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе булды.

Шунда ук контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты да эшләде. Кызыксынучылар булды. Мобиль пунктта Арча һәм Әтнә районнары буенча армиягә чакырылучылар бүлеге җитәкчесе Елена Минемуллина ир-егетләргә  контракт шартларын аңлатты. “Контракт белән хәрби хезмәткә алыну әле ул кайнар ноктага эләгү дигән сүз түгел, – диде ул. – Сез армиянең төрле частенда хезмәт итәргә мөмкинсез”. Хезмәт ярминкәсенә Арчаның агросәнәгать һөнәр көллиятенең төзүчеләр әзерләүче филиалының чыгарылыш студентлары да килгән иде. Алар да контракт шартлары белән таныштылар. Мондый контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пунктлар шәһәребезнең дүрт микрорайонында – “Көнбатыш” кибете каршында, Җиңү паркы янында, тимер юл вокзалы һәм шәһәр үзәгендә кибетләр янында эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International