Апайкина-Гарь авылында янгын булды

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Апайкина-Гарь авылында 15 апрельдә сәгать төнге 11нче яртыларда янгын чыга.

Резедә белән Марсель Заһидуллиннар йорты яна. Мунчадан электрдан чыккан дигән фараз бар. Бик авыр хәлләр. Ярый әле үзләре исән-сау. Марсель үзе автобуста эшли. Резедә лаеклы ялда. Үзләренең балаларын үстереп олы тормышка чыгарды инде алар. Тәрбиягә ике бала алдылар. Аның да кыз баласын үстереп кияүгә бирделәр. 9 сыйныфта укый торганы үзләре янында. Хөрмәтле райондашлар, авыр хәлдә калган гаиләгә мөмкинлектән чыгып ярдәм итик. Изге Ураза аенда савап булыр.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен карта номеры Сбербанк: Загидуллин Марсель 5484620010811197. Телефон номеры: +79178728311, Ак барс банк: Загидуллина Резеда 2200530124801531. Телефон номеры: +79393922462, Почта банк: Загидуллина Резеда 2200770268192970.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International