Казанда арчалар ярминкәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов карады.
Казанда “Агропарк”та язгы ярминкәләр гөрли. Республика районнары чиратлап, Казан ярминкәләрендә катнаша. Бу юлы, узган шимбәдә, Арча районы, Кукмара, Мамадыш районнары Казан “Агропаркы”нда сату иттеләр.
Ярминкәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады. Арчалар ярминкәсендә Рәис Рөстәм Миңнехановны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм сәүдә нокталары белән таныштырып, озатып йөрде. Рәис продукция җитештерүчеләр, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, сатуга куелган азык-төлек, хуҗалык кирәк-яраклары һәм бәяләр белән кызыксынды. Ярминкә бай иде. Арчалар барлыгы 20 ноктада сәүдә иттеләр. Бәрәңге, ит, сөт, ит һәм сөт ризыклары, балык, йомырка, банкаларда яшелчә салатлары, рассольник, борщ, чәк-чәк, ашлык, урман хуҗалыгы әйберләре – бар да мулдан әзерләнгән, җаның теләгән әйберне сатып ал. Биш ноктада сөт сатылды, ике урында казанлылар кайнар коймак, хәйрия чәе белән сыйланды. Халык бигрәк тә сөт, итне яратып алды. Арча урман хуҗалыгы һәм Лесхоз мәктәбе алып килгән мунча минлекләре, мунчала, сыерчык оялары, агачтан эшләнгән тавык-чебеш савытлары, киптерелгән каен, нарат бөреләре, дару үләннәре дә күпләрдә кызыксыну уятты. Халык ярата авыл ярминкәләрен...
Ярминкәдә Яңа Кенәр, Үрнәк, Яңа Кишет авыл җирлекләре, “Аю”, “Заря”, “Ашыт”, “Кишет”, “Кызыл Яр”, “Кырлай” агрофирмасы” ширкәтләре катнашты. Һәм шулай ук Альберт Галәветдинов, Айзат Сәләхов, Айдар Исламов, Ләйлә Минһаҗева крестьян-фермер хуҗалыклары, кооперативлар берлеге үз продукцияләрен ярминкәгә алып кил-де. Арча сыр заводы, Арча балык хуҗалыгы, Арча сөт комбинаты, Арча урман хуҗалыгы, “Кырлай икмәге” ширкәте җитештергән продукцияләр дә сатуда булды. 40 тонна ашлык сатуга куелды.
Район мәдәният хезмәткәрләре сатып алучыларга бәйрәм рухы бүләк итте.
Румия Надршина