Кунак итеп Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Э.Ш. чакырылды.
Китапханәче балаларга Россиядә үзидарә тарихы турында сөйләде. Эльвира Шамил кызы өлкән сыйныф укучыларын җирле үзидарә органнарының ничек төзелүе, аларның бурычлары, районыбызда нинди эш алып баруы белән таныштырды.
Гимназия укучылары бик актив булдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.