Хөрмәтле райондашлар! 2023 елның 1 май көне районыбыз өчен кайгылы, халкыбыз күңелендә мәңге онытылмаслык авыр вакыйга белән истә калды. Махсус хәрби операция барышында һәлак булган райондашыбыз Сәләхиев Алмаз Зиннур улын соңгы юлга озату көне.
Сәләхиев Алмаз Зиннур улы 1993 елның 19 июлендә Арча районы Яңа Кишет авылында беренче бала булып дөньяга килә. Әти-әни, әби-бабай тәрбиясендә үсеп, аларның иң матур сыйфатларын үзенә туплаган егетнең бик иртә арабыздан китүенә һич кенә дә ышанасы килми. Тырыш, сабыр, тәвәккәл, үтә дә тыйнак, акыллы булып үсә ул. Балачактан хезмәт сөя, техника белән кызыксына. Мәктәптә тырышып укуы, үзенә кушылган вазифаларны намус белән башкаруы белән аерылып тора.
2011-2012 елларда Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә, армия хезмәтен үтеп кайта. 2016 елда Арча районы кызы Люция белән гаилә кора, ике кызлары үсеп килә.
Алмаз Сәләхиевнең гаиләсе, барлык туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам! Ул, Ватанына тугры, намуслы солдат үрнәге булып, хәтерләрдә мәңге сакланачак! Йөрәктәге яраны сүзләр белән төзәтеп булмый. Әмма райондашыбыз, аның намуслы, фидакарь тормышы турында хатирәләр үлемнән көчлерәк.
Арча муниципаль районы башлыгы
И.Г.Нуриев