Гарипов Фирдүс Фарсил улы мәңгегә безнең күңелләрдә

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле райондашлар! 2023 елның 1 май көне районыбыз өчен кайгылы, халкыбыз күңелендә мәңге онытылмаслык авыр вакыйга белән истә калды. Махсус хәрби операция барышында һәлак булган райондашыбыз Гарипов Фирдүс Фарсил улын соңгы юлга озату көне.

Фирдүс Фарсил улы 1989 нчы елның 9 нче апрелендә Арча районы Иске Кишет авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Әтисе Фарсил механизатор, әнисе Гөлфирә сыер савучы булып эшли. Фирдүс кечкенәдән акыллы, тәртипле, тырыш булып үсә. Башта Иске Кишет авылы балалар бакчасына йөри, аннан 1996 нчы елда башлангыч мәктәпкә укырга керә. Фирдүскә 8 яшь булганда әтисе вафат була. 2006 нчы елда Фирдүс Казан шәһәренең ветеринария академиясенә укырга керә, уку йортын уңышлы гына тәмамлап туган авылына эшкә кайта.

2012 нче елда армия сафларына алына, Казан шәһәрендә хезмәт итә. 2017 нче елны Иске Кишет авылы кызы Гөлчәчәк белән гаилә корып җибәрәләр, кызлары Камилә, уллары Рамазан дөньяга килә.

Гарипов Фирдүс Фарсил улы мәңгегә Ватанга тугрылык һәм ант үрнәге, барыбыз өчен дә үрнәк булып калачак! Ул мәңгегә безнең күңелләрдә! Туганнарының һәм якыннарының чын күңелдән кайгыларын уртаклашам. Сабырлык телим!

 

Арча муниципаль районы башлыгы

И.Г.Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International