1. “Георгий тасмасы” акциясе (волонтерлар, яшь гвардиячеләр кунакларны һәм бәйрәмдә катнашучыларны каршы алып “Җиңү” сүзе рәвешендә георгий тасмасын бәйләргә тәкъдим итәләр) (9.00–12.00).
2. Арча шәһәре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең мини-парады (9.30–9.40).
3. “Җиңүгә багышлана...” әдәби-музыкаль мәйданчыклар һәм интерактив зона (8.30–10.00).
4. Кыр кухнясы (10.00 сәгатьтән бәйрәм тәмамланганчы эшли).
5. Район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда мәктәп музейлары экспозициясе (9.00–12.00).
6. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы парад (10.00–11.00).
7. Митинг. (Район башлыгы И.Г.Нуриев, республика вәкилләре, хәрби комиссар А.Н.Вахитов һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, хәрби хезмәткә чакырылучы чыгышы)(11.20).
8. Бер минут тынлык. “Дан” мемориалы һәм Геройлар аллеясында урнашкан һәйкәлләргә веноклар һәм чәчәкләр салу (11.20).
9. Бәйрәм концерты (11.25-13.00).
10. “Арча кичләре“ (19.00–22.00).