Балалар өчен юлламалар (шул исәптән сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юллама алу хокукы булган кешеләр), балалар туристлык кэшбэгы, лагерьларда һәм юлларда туклануны оештыру, ата-аналар лагерьларга бару мөмкинлеге турында
1. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының «җәй» балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтләндерүен, ялын һәм мәшгульлеген оештыру буенча республика үзәге директоры Дәүләтчин Илдар Локман улы;
2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Федоров Семен Петрович,
3. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Тимирясова Асия Витальевна;
4. Мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерү буенча комиссия рәисе Федорова Тамара Трофимова сорауларга җавап бирәчәк:
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре «кайнар линия» 8(800)350-44-72 телефоны буенча 12 майда 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2023 елның 11 маена кадәр 23:59 сәгатькә кадәр кабул ителә https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm.