«Чүп-чар чыгару буенча хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында сораштыру» темасына сораштыру

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы халкының һәм идарәче оешмаларның чүп-чарны сыйфатсыз чыгару буенча мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә, «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге» ассоциациясе «Чүп-чар чыгару буенча хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында сораштыру» темасына халык арасында сораштыру башлады.
Сораштыру чүп-чар чыгару буенча күрсәтелә торган хезмәтнең сыйфатыннан халыкның канәгатьлеген мониторинглау, шулай ук мәгълүматны хакимият органнарына һәм профильле министрлыкларга, ведомстволарга җиткерү максатларында үткәрелә.
Әлеге сораштыру күпфатирлы һәм шәхси йортларда яшәүчеләргә кагыла.
Сораштыруны түбәндәге сылтама буенча үтәргә мөмкин: https://forms.gle/ca25spkU3KicC95g7

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International