Идел буе хоккей лигасы кубогы турнирының быелгы сезон уеннарында “Яңа Кенәр” хоккей командасы беренче урынны яулады.
25 апрель көнне Идел буе хоккей лигасының бу сезонда “С” дивизионындагы уеннары тәмамланды. Кызу ярышлардан соң финалда бозга Яңа Кенәр һәм Биектау командалары чыкты. Исәпне 4:0 итеп, “Яңа Кенәр” командасы беренчелекне яулады.
Чемпион калган команданың тренеры һәм команданың уенчысы Фәнис Фәйзрахманов белән сөйләштек. “Бу лигада республиканың теләгән һәр командасы катнаша ала. Безнең команда әлеге турнирларда 2017 елдан бирле катнашып килә. Ике тапкыр икенче һәм ике тапкыр өченче урыннарны алган идек. Өч ел рәттән финал уеннарында катнаштык. Моңарчы ике финалны оттырган булсак, беренче тапкыр чемпион калдык”, – дип шатлыгы белән уртаклашты ул.
“Яңа Кенәр” командасы иң элек әлеге авыл егетләреннән генә торса, еллар үтү дәверендә башка авыллардан да уенчылар кушылып, команда составы үзгәрә. Бүгенге көндә командада шулай ук Хәсәншәех һәм Субаш Атыдан өч егет дә бар. “Команда составы бераз үзгәрсә дә, без исемне үзгәртмәскә булдык. Башланып киткәндәгечә “Яңа Кенәр” хоккей командасы буларак чыгыш ясыйбыз”, – диде Фәнис Фәйзрахманов.
Команда тренеры шулай ук барлык команда егетләренә һәм аеруча иганәчеләргә зур рәхмәтләрен җиткерде.
Гөлнур Миннебаева