Волейбол да уйныйлар, йөгерәләр дә...

2023 елның 13 мае, шимбә

Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы үзенекеләрне тик тотмый.

“Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында башлангыч профсоюз оешмалары әгъзаларын очраштырып, спорт ярышларында катнаштырып тора. Әле кайчан гына волейбол ярышлары шаулап-гөрләп узды.

Инде менә матур бер көнне Арча стадионында кыска һәм озын арага йөгерделәр.

“Арча” спорт комплексында хатын-кызларның волейбол буенча финал ярышын үзем дә рәхәтләнеп карадым. Башта ярышлар зоналарда үтте. Җиңүчеләр район үзәгенә финалга килделәр. Ярышлар күңелле барды. 1нче урынны менә инде ике ел рәттән Арчаның 6нчы мәктәбе хатын-кызлар командасы алды. 2нче – Арчаның 11нче балалар бакчасы командасы, 3нче нәтиҗәне Арчаның 9нчы балалар бакчасы командасы күрсәтте. Ә ир-егетләр арасында беренчелекне Яңа Кенәр мәктәбе командасы яулады, 2нче – Арчаның 2нче мәктәбе, 3нче урынны Апаз мәктәбе командасы алды. Котлыйбыз!

“Иң яхшы волейбол уйнаучы” исемен Арчаның 6нчы мәктәбеннән Алсинә Габдрахманова һәм Яңа Кенәр мәктәбеннән Марат Габделхаков алды. Район профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов җиңүчеләрне, иң яхшы волейбол уйнаучыларны котлап, бүләкләр тапшырды.

 Матур бер кояшлы көнне район мәгариф хезмәткәрләренең проф-союз оешмасы укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр арасында йөгерү буенча ярышлар оештырды. Бу ярыш кына түгел, үзара очрашу, аралашу, тәҗрибә уртаклашу да. Һәм, әлбәттә, хәрәкәттә – бәрәкәт, сәламәтлек тә! Ул ярышлар Габдулла Тукайга 137 яшь тулу көннәренә туры килде. Барысы 48 башлангыч профсоюз оешмасыннан 238 кеше катнашты. Ярыштан читтә калган командалар булмады. Арча стадионы шат тавышлардан шау-гөр килеп торды.

Иң шәп чабучылар менә кемнәр булды:

40 яшькә кадәрле хатын-кызлар арасында (100 м)

1 – Лилия Сәгъдиева (Арчаның 2нче мәктәбе)

2 – Лилия Гәрәева (Арчаның 9нчы бакчасы)

3  – Ландыш Баһаветдинова (Арчаның 7нче бакчасы)

40 яшьтән узган хатын-кызлар (100 м)

1 – Айгөл Галәвиева (Арчаның 5нче гимназиясе)

2 – Рәмзия Рәхимова (Яңа Кырлай мәктәбе)

3  – Гөлсинә Әсхәдуллина (Апаз мәктәбе)

40 яшькә кадәрле хатын-кызлар арасында (800 м)

1  – Адилә Галәветдинова (Апаз мәктәбе)

2  – Гүзәл Җамалиева (Арчаның 11нче бакчасы)

3  – Алия Сабирова (Яңа Кенәр мәктәбе)

40 яшьтән соң хатын-кызлар (400 м)

1  – Гүзәл Абдуллина (Арчаның 5нче гимназиясе)

2 – Илфира Ибәтуллина (Арчаның 2нче мәктәбе)

3  – Лилия Хәкимова (Арча Укучылар сарае)

40 яшькә кадәрле ир-атлар (100 м)

1  – Булат Шакиров (Арчаның 2нче мәктәбе)

2  – Ирек Сафиуллин (Яңа Кенәр балалар интернат-йорты)

3  – Ленар Сафин (Арча Укучылар сарае)

40 яшьтән узган ир-атлар (100 м)

1  – Фидәрис Зиннәтуллин (Арчаның 7нче мәктәбе)

2  – Зөлфәт Хәйруллин (Яңа Кенәр мәктәбе)

3  – Марсель Минһаҗев (Урта Курса мәктәбе)

40 яшькә кадәрле ир-атлар (800 м)

1  – Газинур Лотфуллин (Наласа мәктәбе)

2 – Раниф Нигъмәтҗанов (Носы мәктәбе)

3  – Дәниф Хәмидуллин (Түбән Аты мәктәбе)

40 яшьтән узган ир-атлар (400 м)

1 – Рәдис Сәйфетдинов (Яңа Кишет мәктәбе)

2 – Хәйдәр Зәйнуллин (Кәче мәктәбе)

3 – Линар Камалиев (Арчаның 5нче гимназиясе)

Хатын-кызлар эстафетасы

1  – Арчаның 7нче балалар бакчасы

2  – Арчаның 9нчы бакчасы

3 – Арчаның 11нче бакчасы

Катнаш эстафета

1 – Яңа Кенәр мәктәбе

2 – Арчаның 5нче гимназиясе

3 – Арчаның 2нче мәктәбе

Командалар арасында Апаз мәктәбе башлангыч профсоюз оешмасы 1нче урынны алды. 2нче – Арчаның 5нче гимназиясе һәм 3нче – Яңа Кенәр мәктәбе. “Шунысы куанычлы, – диде профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов. – Күпчелек командаларны мәктәп, бакча җитәкчеләре, башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре үзләре оештырып йөрде һәм ярышларда да катнаштылар. Ярышларны оештыруда булышкан Арчаның 7нче мәктәбеннән Булат Гәрәевка, Наласа мәктәбеннән Илфат Төхвәтуллинга һәм Арчаның 5нче гимназиясеннән Светлана  Сабировага бик зур рәхмәт”.

 

Румия Гарифҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International