Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин һәм “Мәрхәмәтлек” үзәге җитәкчесе Зөлфия Зыятдинова Яңа Чүриледә яшәүче тыл ветераны Антонина Осиповага, Бөек Җиңү көне белән котлап, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткереп, бүләкләр тапшырдылар.
Антонина Петровна кышын Алабугада оныгында яшәп, җәен гомер иткән йортына кайта. Монда улы Федор яши. Ул да пенсиядә. “Улым мине карый, ашарга да пешерә. Миңа начар сүз әйткәне, сүгенгәне юк”, – ди Антонина Петровна. Ул 1928 елның 27 июнендә Яңа Чүриледә туган. 5 класс тәмамлаган. “Ирем Алексей Михайлович та шушы авылдан, – дип сөйли ветеран. – Кулы эш белә торган бик әйбәт кеше иде. Менә шушы өйне дә ул берүзе эшләде. Колхозда тракторда, комбайнда эшләде. Аннан инвалидлар йортында. Әтисе сугышка киткәндә 10 яшьлек бала булып калган. Бөтен гаилә аның өстендә була. Әнисе, карт әбисе, кыз туганнары. Хәтта яшәргә өйләре дә булмый. Өйне сүтәләр генә, сугыш башлана. Сугыш елларын кайда урын бар – шунда үткәрәләр... Әмма авырлык-ларны җиңеп чыгалар”.
– Антонина Петровна, сәламәтлекләр ничек?.
– Нинди сәламәтлек инде ул? Бу яшьтә... Кан басымым уйный. Дару эчәм. Аллага шөкер, аякта йөреп торам үзе. Урын өстендә түгел.
Тәрәзә төбе тулы савытларга утыртылган помидор үсентеләренә күрсәтеп: “Үзегез утырттыгызмы?” – дип сорыйм. “Юк, улым Федор мин Алабугадан кайтканчы утырткан иде инде”.
– Авылга сагынып кайтасызмы?
– Туган авыл, гомер иткән нигез бит ул – ничек сагынмыйсың инде аны! Билгеле, сагынып кайтам. Татар, урыслар белән дус яшәдем, кызым. Татарча да яхшы беләм. Хәзер онытыла башлады.
– Яши торган урыныгыз да бик матур, каршыгызда гына елга... Исән чордашларыгыз бармы?
– Юктыр инде, мөгаен. Авылда беткән йортлар күп... Авылдашым Рәшидә хәлне белергә килә. Аның белән сөйләшеп утырабыз. Авылыбызда кешеләр бик әйбәт. Үзем дә әйбәт булдым. Рәхмәт, авыл кешесе мине яратты. Барып керсәм, чәйгә дәшәрләр иде.
Антонинаның әнисе 1942 елда үлә. Әнисенең апасы, өч кенә ай ире белән яшәгән бер балалы Антонина Ивановна балаларны тәрбияләп үстерә. Гомерле була. Аның яхшылыкларын ветеран сөйләп бетерә алмый. Ике абыйсы Федор белән Иван сугышта әрәм була. Федор, 18 яшьлек егет, 1944 елда сугышка китә, озак та тормый, һәлак та була. “Япь-яшь, малай гына килеш әрәм булды”, – дип көрсенә Антонина Петровна. Ирен мактый, кул күтәргәне түгел, миңа кычкырганы да булмады дип. Тормышыннан канәгать. Яхшы гомер кичердек, терлекләр асрадык, сыер тоттык, ди. Алар ире белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Татьяна һәм Федор. Кызы инде вафат. Ике бала белән генә калганбыз шул, күбрәк табасы калган икән, ди.
Сугыш елларында хастаханәдә санитарка булып эшли. Райкомда машинистка, финанс бүлегендә хезмәт итә, пенсиягә даруханәдә санитарка булып эшләп чыга.
...Кабартма исе урамга кадәр чыккан. Антонина апабыз без килгәндә кабартмалар пешереп йөри иде. Белгән кебек без килеп кердек. Улы Федор Арчага иткә киткән. Әйе, бала вакыттан әнисез калган, сугышта ике абыйсын югалткан, сугыш авырлыкларын кичергән ветеран туган авылына җәйне үткәрергә кайткан. Хис-тойгыларының чик-чамасы юк. Туган авыл, гомер иткән нигез... Урыны нинди матур! Капка төбендәге чирәме генә дә ни тора! Аларны онытып булмый! Авыл, нигез үзенә тарта. Шул тарту көче Антонина Петровнаны үзенә дәшеп кайтарган. Үз бакчасында үскән кыяр, помидорларны ашап, авыл һавасын сулап, авылның чын рәхәтен татырга язсын ветераныбызга. Бәйрәм белән!
Румия Саттарова