Арчада “Җиңү диктанты” яздылар

2023 елның 13 мае, шимбә

Арчалар бөтен ил буенча узучы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган “Җиңү диктанты” акциясенә кушылды.

Районда ул ике мәйданчыкта – Арчаның 5нче гимназиясендә һәм Арчаның 7нче мәктәбендә узды. Анда барысы 350 кеше катнашты. Шулай ук онлайн режимда катнашу мөмкинлеге дә тудырылган иде.

 “Диктант биремнәрен башкарырга 45 минут вакыт бирелә, – дип таныштырды район мәгариф идарәсе методисты Альбина Әхмәдиева. – Биремнәр алдан билгеле булмады, аларны диктант язар алдыннан гына өләштек. Барысы 25 бирем, берничә вариант арасыннан дөрес җавапны табарга кирәк. “Җиңү диктанты”нда катнашу – ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары буенча үз белемеңне тикшерү өчен менә дигән мөмкинлек”.

Районыбыз балалар бакчалары коллективлары акциягә онлайн-режимда кушылды.

“Мин быел “Җиңү диктанты”н беренче тапкыр яздым, – ди Арчаның икенче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Гөлназ Мөхәммәтгалиева. – Сораулар җиңел түгел, алдан әзерләнмичә генә җавап биреп булмый. Яшермим, җавабын белмәгән сораулар да очрады, яңа мәгълүмат та алдык. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары халык хәтереннән җуелырга тиеш түгел. Тарихи фактларны белергә кирәк. Күбрәк тарихи фильмнар, документаль тапшырулар карарга, тарихи китаплар укырга кирәк, дигән фикергә килдем мин”.

Диктант нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак. Аларны һәркем диктантпобеды.рф сайтында шәхси кабинетында белә алачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International