Көтегез, исән кайтам, диде. Кайтмады...

2023 елның 13 мае, шимбә

Беренче майда Иске Кишет һәм Яңа Кишеттә ике герой егетне җирләделәр

Бәйрәм көн Яңа Кишет һәм Иске Кишет авыллары гына түгел, бөтен район халкы өчен кайгылы көн булды – Яңа Кишет егете Алмаз Сәләхиев белән Иске Кишеттән Фирдүс Гариповны караңгы җир куенына салдылар.

Икесе дә мобилизацияләнеп махсус хәрби операция барган зонага киткән. Отпускка кайттылар. Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музей-утарына очрашуга әниләре генә килгән иде.

– Дүрт егет киттек, дүртебез дә бергә кайткач очрашырбыз, – диделәр.  Ул вакытта Рәис исемле егетебез кайтып җитмәгән иде әле,  – диде Иске Кишеттәге музей-утар җитәкчесе Гөлфия Габитова.

– Бүген шуларның дүртенчесе – минем улым Рәис кайта. Алмаз белән Фирдүс турында әйткәч,  ышанмады, – диде Рәиснең әнисе Гөлнур ханым.

Музейдагы очрашуда без дә катнаштык. Бик җылы чара булды. Шунда Алмазның әнисе Гөлназдан күземне алмадым. Елады да елады ул. Улының һәлак булуы турында ишеткәч, аны гына күз алдында тоттым. Ана йөрәген алдап булмый шул. Башка күрешмәячәген ана күңеле сизгән, күрәсең.

– Алмаз туганнан туган энемнең улы. Бик акыллы бала булды. Әти дип өзелеп торды. Казанда яшиләр иде. Биш һәм өч яшьлек ике балалары бар. Ипотекага фатир алдылар. Хатыны бик тырыш. Декрет ялында да тик тормады, үз эше белән шөгыльләнде, – диде Резеда Бариева. – Ялга кайтканда бик күңелсез иде. Барам, иптәшләрем шунда, аларны калдыра алмыйм, диде. Киткәч шалтыратканнар бит алар. 13е китте, 23е үлгән хәбәре килде. Туганнан туган апасы төш күргән. Бик күп солдатлар, Алмаз белән Фирдүс икесе икенче төрле киемнән. Бу нәрсә икән, дип аптырадым, дип сөйләде. Шушы хәбәрне ишетергә булган икән.

“Бабай Бөек Ватан сугышыннан, абый әфган сугышыннан исән-сау кайтты, мин дә кайтам. Көтегез”, – дигән Фирдүс кыска вакытлы ялдан киткәндә. Язмыш... Күрәчәк... Биш яшьлек кызы Камилә, ике яшьлек улы Рамазан ятим калган.

– Үзе дә кечкенәдән ятим үсте, хәзер балалары, – диде Фирдүснең бертуган абыйсы Фәнис, ир кеше булса да күз яшьләрен тыя алмыйча. – Без өч бертуган идек. Беребез кечкенә вакытта ук үлгән. Фирдүс акыллы бала булды, елмаеп кына йөрде, бервакытта да каршы килмәде, әйткән сүзне тыңлый иде.

Әнисе Гөлфирә ханым аякларыннан зарлана, йөри алмый. Озату чарасына да килә алмады, улын соңгы тапкыр күреп калсын, дип Иске Кишеткә өенә алып барганнар. “Һәлак булганы турында хәбәр килгәннең икенче көнендә Фирдүс әнинең дә, киленебез Гөлчәчәкнең дә елмаеп төшләренә кергән. Рәнҗеп китмәгәндер, елмаеп кермәс иде”, – диде әни. Сорамагыз, берни сөйләмим, диде ул. Үләсе көнне башка вакытка караганда озаграк әни, аннан хатыны белән телефоннан сөйләшкән ул. Аннан... Күрәчәк...” – диде Фәнис.    

– Фирдүс минем улым белән бергә укыды. Сыйныфта 21 бала  иде. Икесе китте. 19 калды. Хәзер арабызда булмаганга гына мактый, дип уйламагыз. Фирдүс чынлыкта тәрбияле, актив булды, концертларда, спорт ярышларында катнашты. Уен сүз әйтеп башкаларны көлдерә, үзе көлми иде. Әллә тагын күрешәбез, әллә юк, дип, Фирдүс инициативасы белән узган ел май аенда сыйныфташлар белән очрашу үткәрдек. Алдан сизгән, күрәсең. Барысы белән фоторәсемгә төште. 34 яшендә китеп тә барды, – диде укытучылары Миләүшә Сәләхиева. – Ә Алмазга нибары 30 яшь иде. Аның белән әнисе ягыннан туганнар без. Алмазның барлыгын белми идек тә. Кызларың бер кырыйда торсын. Гаиләдә өч малай үстеләр. Әтиләре бер ел элек вафат булды. Әнисе Гөлназ аны бик карады. Алмаз әнисенең терәге булды. Безнең күңелләрдә алар герой булып мәңге сакланыр.

Егетләрне озатырга бик күп кеше килгән иде. Якыннары, туганнары, сыйныфташлары, дуслары, аларны белгәннәр, белмәгәннәр, хәрбиләр. Фирдүс белән Алмаз хезмәт иткән частьның командиры, Буадан бергә хезмәт иткән егет әнисе белән килгән.

– Без бүген ике егетебезне соңгы юлга озатырга җыелдык. Алар безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Гаиләләре, туганнарының кайгыларын чын күңелдән уртаклашам. Әниләренә, тормыш иптәшләренә, барлык туганнарына Аллаһ Тәгалә сабырлык бирсен. Егетләр, тыныч йоклагыз, урыннарыгыз оҗмахта булсын. Тормыш иптәшләрегез, туганнарыгызның бәхетен алып китә күрмәгез, – диде район башлыгы Илшат Нуриев.

– Авыр кайгы. Шундый яшьләрне озату бөтен авыл өчен авыр. Күпме халык җыелды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән әниләре, хатыннары, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашам. Алмаз белән Фирдүс ил алдында үз бурычларын үтәде. Хәзер ил, Оборона министрлыгы, хакимият балаларын аякка бастырырга булышырга тиеш. Булышып яшәргә кирәк, – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин.

Алмаз Сәләхиев, Фирдүс Гариповны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Җеназа намазыннан соң зиратка юнәлделәр. Урыннарыгыз оҗмахта булсын, егетләр. Сез халык күңелендә геройлар булып истә калырсыз. Гөлназ, Гөлфирә ханым, сезнең бүген ниләр кичерүегезне аңлыйбыз. Ана өчен газиз баласын югалтудан да ачы хәсрәт юк. Аллаһ Тәгалә сезгә, якыннарыгызга сабыр  итәргә җиңеллекләрен, әҗер-савапларын бирсә иде.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International