Сабан культуралары район буенча 66771 гектарда чәчелергә тиеш булып, 4 майга шуның 53205 гектары чәчелде
Җәй тегеләй-болай килә, дип “тәрәзә парына карап“ багып йөрүчеләргә бик ышанып бетмим мин. Шундыйларның берсенә ник кешеләрне алдап ятасың дип әйткәнем бар. “Газеталардан шалтыраталар да сорыйлар ич, мин әйтәм, алар яза инде“, – диде.
Шулай да, бер ышанычлы сынамыш турында сезгә дә әйтәсе килә. Чөнки быел корылык булмаячагын раслый ул.
2010 елда яз башында бер хуҗалык җитәкчесе янына кергән идем. “Ильяс абый, күңелне хафаландырып торган бер нәрсә бар – урман буендагы күлдә быел су юк“, – диде. Бик коры килгән ел булды бу, хәтерлисездер. Шуннан соң ел саен күлнең “хәлен“ сорый торган булдым, үзем дә барып караштыргаладым. 2020 елда әлеге хәл яңадан кабатланды – күл коры, җәй коры килде. Быел апрельдә явымнар булмагач, бер күрешкәндә күлнең хәлен сораштым – күл су белән тулы! Әйбәт сигнал бу, әйдәгез, сынап карыйк!
“Казанка“, “Курса МТСы“ ширкәтләре сабан культуралары чәчүне 25 апрельгә үк төгәлләделәр. “Аю“ ширкәтендә дә эшне тиз тоттылар. “Яңарыш“, “Северный“, “Игенче“, “Кырлай“, “Заря“ хуҗалыкларында да зур оешканлык белән эшлиләр.
“Төрнәле-Пошалым“ ширкәтендә 2600 гектарда чәчәргә тиешләр иде, әлегә бер гектары да чәчелмәгән.
Гадәттәгечә, быел да язгы кыр эшләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән механизаторларга район башлыгының Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырыла. Мондый бүләккә “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтеннән Альберт Абзалов, Гайнулла Шәймуллин, “Курса МТСы“ ширкәтеннән Илнур Галимуллин, “Игенче“ ширкәтеннән Нияз Йосыфҗанов, “Яңарыш“ ширкәтеннән Равил Сафиуллин лаек булды.
Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров язгы кыр эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен яшь механизаторларны бүләкләде. Алар арасында “Яңарыш“ ширкәтеннән Нәфис Хәсәнов, “Кырлай“ ширкәтеннән Ранил Закиров, Дәниф Зарипов, “Северный“ ширкәтеннән Әмир Абдуллин, “Ватан“ ширкәтеннән Фәнзил Хаҗиәхмәтов бар.
Ильяс Фәттахов