2023 елның 30 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү булачак

2023 елның 21 мае, якшәмбе

Республика муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләрен кабул итү бүлмәләрендә «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.

Гражданнарны кабул итүгә мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International