2023 елгы "Хәрәкәттә бәрәкәт" республика онлайн акциясе

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

Акциядә катнашалар: 60 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар, 65 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар

Үткәрү вакыты һәм урыны:

Муниципаль этап: 2023 елның 23 маеннан 13 июненә кадәр

Республика этабы: 2023 елның 13-23 июненә кадәр

Йомгак ясау һәм җиңүчеләрне игълан итү: 2023 елның 23 июне, 13.00 сәгатьтә.

Конкурс ВКонтакте социаль челтәрендә онлайн форматта үткәрелә

Акцияне үткәрү шартлары:

«Хәрәкәттә бәрәкәт» акциясе – ул видеороликлар конкурсы.

Муниципаль этап Татарстан Республикасы муниципаль районнарында уза, аның нәтиҗәләре буенча районнарда җиңүчеләр билгеләнә.

Иң яхшы бер видеоролик Конкурсның Оештыру комитетына gto.arsk@mail.ru электрон почтага конкурсантның исем-фамилиясен һәм яшен күрсәтеп, 2023 елның 13 июненә кадәр җибәрелә.

Республика этабында һәр районнан бер видеоролик кына карала.

Видеога таләпләр:

- яшенә туры килгән ГТО нормасын (үзе сайлаган) үтәүче катнашучыны (конкурсантны) төшерергә кирәк;

- видеороликта ГТО символикасы белән элементлар булырга тиеш;

-видеороликта 1 катнашучы гына булырга тиеш;

- моңарчы күрелмәгәнлек;

-дәвамлылыгы 60 секундтан артмый.

ГТО нормаларын үтәүче конкурсантларны видеога төшерү «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының сынау нормативларын (тестларын) оештыру һәм үтәү буенча методик киңәшләргә ярашлы рәвештә үткәрелә.

Конкурска йомгак ясау шартлары:

Республика этабында һәр районнан бер видеоролик карала. Республика этабы нәтиҗәләре буенча өч җиңүче билгеләнә.

Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнә:

Җиңүче өч район хөкемдарлар коллегиясе тарафыннан оффлайн тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк;

Бер район-җиңүче муниципаль районнарның В Контакте социаль челтәрендә видеороликка иң күп лайклар буенча;

Бер район-җиңүче очраклы саннар генераторы ярдәмендә җиңүче булачак (муниципаль район номеры алфавит тәртибенә ярашлы билгеләнәчәк).

Җиңгән командалар дипломнар, ГТО символикалы сувенирлар белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International